Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
13 гыйнвар , 22:54

Бу сок рактан интегүче кешеләргә файдалы

Бу сок рактан интегүче кешеләргә тәкъдим ителгән, чөнки ул энергия өстәргә, иммунитетны ныгытырга, шулай ук кан анализын яхшыртырга мөмкин.  

Бу сок рактан интегүче кешеләргә файдалы
Бу сок рактан интегүче кешеләргә файдалы

Бу сок рактан интегүче кешеләргә тәкъдим ителгән, чөнки ул энергияне торгызырга, иммунитетны ныгытырга, шулай ук кан анализын яхшыртырга мөмкин.

Сокны әзерләү шактый гади һәм аның бер генә кимчелеге бар — аны эчү бик тәмле түгел. Сок чөгендер һәм кишердән тора.

Аны күп дистә еллар дәвамында химиотерапия уза торган кешеләргә киңәш итәләр, чөнки ул яман шешне дәвалауга каршы идеаль «корал» булып тора.

Һәм күпчелек ул бик тәмле түгел дисәләр дә, ул фантастик нәтиҗәләр китерә. Менә ни өчен кешеләр еш кына бу сок «кешеләрне теге дөньядан кайтара»дип әйтә.

Шуңа да карамастан, бу аны нинди дә булса авырулардан интеккән очракта гына эчәргә мөмкин дигән сүз түгел.

Әгәр дә сез арыганлыкны, энергия җитмәүне яки депрессия халәтен тоясыз икән, бу эчемлек нәкъ менә сезгә кирәкле әйбер булырга мөмкин.

Ингредиентлар: * Чөгендер — 1 кг * Лимон — 1 данә * Кишер-0,5 кг * Әфлисун — 3 данә * Алма-3 данә. * Бал — 1 кг

Хәзерлек: Барлык ингредиентларны юыгыз һәм аларны блендерда ваклагыз. Нәтиҗәдә кызгылт төстәге сок килеп чыга. Аны пыяла шешәләргә яки банкаларга салыгыз (пластик савыт кулланмагыз) һәм суыткычта саклагыз. Һәр иртә ач карынга ярты стакан сок эчәргә киңәш ителә. Әгәр дә бу сокны көн саен куллансаң, 10 көннән үк инде сез гаять зур энергия ташкынын, кәефегез яхшыруын һәм организмның гомуми ныгуын тоячаксыз.

Чыганак: Врачебная тайна ВКонтакте

Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас