Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
13 гыйнвар , 22:45

Бу симптом психика белән проблемалар бар дигәнне аңлата

Ә сездә ул билге юкмы?

fotobank02.ru
Фото: fotobank02.ru

Психиатр Михаил Тетюшкин кешенең психика белән проблемалары барлыгына бер билге шик тудыра, дип белдергән.

Тетюшкин сүзләренчә, психик авыруларның иң киң таралган билгесе – йокысызлык. Ул йокы белән проблемалар теләсә нинди менталь тайпылышта, шул исәптә депрессиядә, борчылуда, шиизофрениядә барлыкка килә, дип аңлаткан.

Табиб йокысызлык физик сәламәтлеккә дә начар йогынты ясый, дип тә өстәгән. Сүз йөрәк-кан тамырлары һәм эндокрин системалар, шулай ук кимрәк дәрәҗәдә булса да ашкайнату системасы турында бара. Психика белән проблемалар булмасын өчен көненә ким дигәндә 7-8 сәгать йокларга кирәк, дип ассызыклаган Тетюшкин.

Чыганак: lenta.ru

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас