Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
11 гыйнвар , 16:19

Шампан шәрабының бу зыяны турында белә идегезме?

Яңа елның бу эчемлеге һәр табында диярлек була.

Дилә Касыймова.
Фото: Дилә Касыймова.

Шампан шәрабы һәм татлы десертлар  тешләрне боза. Яңа ел бәйрәмнәренең бу алыштыргысыз комбинациясе тешләрнең эмален юкка чыгара һәм кариес барлыкка китерә.

SHOT Телеграм-каналына медиклар сөйләвенчә, шампан шәрабы һәм татлы ризыклар ­­– тешләр өчен иң агрессив кушылмаларның берсе. Алкоголь эчемлекләрдәге кислота кальций һәм фосфатларны юып чыгара. Нәтиҗәдә теш эмале сакланмаган килеш кала. Шампан шәрабыннан соң кәнфит,  торт яисә башка берәр десерт кабып куйсаң, тешләр икеләтә ныграк кариеска дучар булырга мөмкин. Тәмлүшкәләр органик кислоталар бүлеп чыгара, алар тешнең эмален тагы да ныграк боза.

Шулай итеп, бәйрәмнәр тешләргә хәвеф тудырмасын өчен, төп кагыйдә: шампан шәрабы белән татлы ризыклар арасында берникадәр вакыт тәнәфес ясарга. Ит, сыр һәм яшелчәләр кислота-селте балансын нормага китерергә ярдәм итә, ә бер йотым су шикәрне юып төшерә, дип сөйләгән Пирогов исемендәге университетының теш табибы Денис Моисеев. Тантанадан соң ук тешләрегезне чистартырга ашыкмагыз, югыйсә теш эмален бозуыгыз бар. 

Чыганак: SHOT Телеграм-каналы. 

Автор: Альфия Шакирьянова
Читайте нас