Майлы диеталар, шул исәптә популяр кетодиета (майлары югары һәм аксымнары уртача булган түбән углеводлы диета -Авт.) да, бавыр яман шеше үсешенә китерә ала, дип хәбәр итә Тhe Sun басмасы, Массачусетс технология институты (MIT) галимнәренең тикшеренүләренә сылтама белән.
Басмада майлы диета китереп чыгарган стресс шартларында бавыр күзәнәкләре үзләренең гадәти функцияләрен үтәүдән туктый һәм авыр шартларда исән калырга ярдәм итә торган примитив халәткә кайта, дип билгеләп үтелә. Вакыт узу белән мондый күчеш органның функциональлеген киметә һәм аны шешләр үсешенә сизелерлек бирешүчәнрәк итә.
MIT галимнәре тычканнарда экспериментлар үткәргән, нәтиҗәдә, тәҗрибәдәге барлык тычканнарда диярлек майлы ризыкны озак вакыт куллану бавыр яман шеше китереп чыгарган.
Шулай ук кешеләрдә дә бавыр тукымаларында охшаш үзгәрешләр булуы ачыкланган: органның нормаль эшләве өчен җаваплы геннар басыла, ә шеш үсүгә китерә торган шартларга бәйле геннар активлаша.
Чыганак: lenta.ru