Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
6 гыйнвар , 00:53

Яңа ел каникулларының хәвефе турында кисәтәләр

Ял итү рәхәт инде, аның нинди хәвефе булырга мөмкин?

SHOT ПРОВЕРКА Телеграм-каналы.
Фото: SHOT ПРОВЕРКА Телеграм-каналы. 

Яңа ел каникуллары буена диванда аунарга ниятләүчеләргә йөрәк белән проблемалар, атеросклероз һәм шикәр диабеты яный.  

SHOT ПРОВЕРКАга билгеле булуынча, гадәти активлыктан  сәгатьләр буена сериал карап караватта ятуга кинәт күчү гиподинамиягә — кешенең хәрәкәт активлыгы  – кимүгә китерә. Шуның аркасында кандагы глюкоза һәм триглицеридлар дәрәҗәсе арта, бу исә атеросклероз һәм шикәр чире үсешенә китерә, шулай ук йөрәккә дә начар тәэсир итә. Кешедә борчылу һәм ярсучанлык арта.

Шуңа күрә табиблар гадәти активлыкны сакларга: көненә кимендә 10 мең адым атларга һәм даими рәвештә зарядка ясарга киңәш итә. Югыйсә мускуллар тонусын югалтачак, ә сез мондый ялдан соң артык килограммнарга ия булачаксыз.

"Бәйрәмнәр тукталыш дигәнне аңлатмый.  Яңа ел гиподинамиясенең төп хәвефе – ял итү фактында түгел, ә көчләрне бары тик тулы хәрәкәтсезлектә генә торгызу мөмкин дигән хаталануда”, — дип белдерә Пирогов университетының фармакология кафедрасы ассистенты Денис Борозденко. 

Чыганак: SHOT ПРОВЕРКА Телеграм-каналы. 

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас