Сәламәтлек
26 Декабря 2025, 10:59

Яңа ел алдыннан яңа автомобильләр

Башкортстан дәваханәләре Яңа ел алдыннан яңа автомобильләр алды

Яңа ел алдыннан яңа автомобильләрЯңа ел алдыннан яңа автомобильләр
Яңа ел алдыннан яңа автомобильләр

14 шәһәр һәм район дәваханәсенә Lada Vesta машиналары бирелде.

22 яңа автомобиль “Башкортстан Республикасы сәламәтлек саклау өлкәсенең беренче звеносын модернизацияләү” программасы ярдәмендә сатып алынган.

14 шәһәр һәм район дәваханәләре баш табибларына ачкычларны төбәк Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Урал Кильсенбаев тапшырды.

Машиналар сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән пассажирлар өчен дә каралган,  дүрт пассажир йөртүгә исәпләнгән.

Быел Республика медицина учреждениесе проекты кысаларында барлыгы 99 яңа автомобиль алды, шулай ук 6 заманча поликлиника, кардиоүзәкнең яңа хирургия корпусы, 134 ФАП һәм амбулатория ачылды.

Чыганак: Башинформ

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас