Сәламәтлек
25 Декабря 2025, 05:26

Гонконг гриппыннан соң ишетми башлаганнар

Ә сез аны ничек кичердегез, дуслар?

Чиләбедә яшәүче хатын сөйләвенчә, A (H3N2) вирусын эләктергәннән соң, аның озак вакыт  юагры тән температурасы (40 градус) сакланган, күзләре авырткан, борыныннан кан килгән, иреннәр корылыгы озак сакланган, һәм ул еш тирләгән. Хәтта чирнең кискен фазасыннан соң да ике атна ютәл, хәлсезлек һәм күңел болгану билгеләре сакланган, ә бөтен ашаган ризык чамадан тыш тозлы кебек тоелган. Шундый ук билгеләр турында, бер колакка ишетүне югалтуны да кертеп, Гонконг гриппын үткәргән башка авыручылар да хәбәр итә, шул исәптән Мәскәүдән дә.

Роспотребнадзорда А төркеме вирусы (H3N2) һаман да Русиядә өстенлек итә, дип хәбәр итәләр. Табиблар маска кияргә, кулларны яхшылап юарга һәм кешеләр күпләп җыелган урыннарга йөрмәскә чакыра.

Табиблар сүзләренчә, Гонконг гриппы вакытында инфекция колак куышлыгы буйлап  тарала, бу аның ялкынсынуына һәм вакытлыча ишетү сәләтен югалтуга китерә. Чир катлауланган вакытта бу  симптом хәтта берничә айга сузылырга мөмкин. Ул чагында ашыгыч рәвештә лор янына барырга кирәк, дип киңәш итә  табиб-инфекционист Елена Мескина.

Чыганак: SHOT Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас