Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
24 декабрь , 13:08

Аз йоклау җитди чирләр китереп чыгарырга мөмкин

Көн саен ничә сәгать йоклыйсыз? Йокыгыз туямы, җәмәгать?

Кардиолог Тамаз Гаглошвили кисәтүенчә, тәүлегенә җиде сәгатьтән дә азрак  йоклау төрле авырулар үсеше хәвефен арттыра. Аларны ул үзенең Telegram-каналында русиялеләргә санап чыккан.

Гаглошвили раславынча, йокысызлык аркасында гипертония үсеше хәвефе 7-30% процентка арта. Шулай ук икенче типтагы шикәр диабеты барлыкка килү ихтималы 30% процентка арта. Моннан тыш, кеше йөрәк ритмы өзеклегенә дучар булырга мөмкин, өстәвенә һәр югалган йокы сәгатенә бу хәвеф 15-17% процентка арта, дип ассызыклады табиб.

“Бу авыруны гарантияли дигән сүз түгел, ләкин турыдан-туры тенденция: йокысызлык кан басымына бәрә, инсулинның эшен боза һәм аритмия китереп чыгара”, — дип язган ул. Йокы сыйфатын яхшырту өчен табиб кичен гаджетлардан баш тартырга, йокы бүлмәсендә уңайлы температура урнаштырырга, төштән соң кофе күләмен киметергә, бер үк вакытта ятарга һәм торырга, шулай ук йокы апноэсын  (Апноэ – канның углекислый газ белән ярлылануы вакытында сулыш алуның вакытлыча тукталуы. – Авт.) тикшерергә чакырды.

Чыганак: lenta.ru

 

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас