Сәламәтлек
16 Декабря 2025, 06:50

Дагестанда Гонконг гриппы нәтиҗәләреннән ике кеше үлгән

 SHOT ачыклаганча, һәлак булганнарга грипптан прививка ясатылмаган.

Дагестанда Гонконг гриппы нәтиҗәләреннән ике кеше үлгәнДагестанда Гонконг гриппы нәтиҗәләреннән ике кеше үлгән
Дагестанда Гонконг гриппы нәтиҗәләреннән ике кеше үлгән

Төбәктә Гонконг гриппы йоктыруның барлыгы 61 очрагы ачыкланган, дип хәбәр иттеләр Республика Роспотребнадзорында.

Гонконг гриппы вакытында симптомнар: - тән температурасының -39-40 ка кискен күтәрелүе, гомуми хәлсезлек, йокымсырау, тамак авырту һәм йөткерү, баш авыртуы.

Табиблар битлек киеп йөрергә, кеше күп булган урыннардан качарга, кулларны даими рәвештә сабын белән юарга, йорт һәм эш урыннарын җилләтергә киңәш итә.

 

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас