Сәламәтлек
11 Декабря 2025, 20:05

Малышева русиялеләрнең бер гамәлен кыргыйлык дип атаган

Табиб нәрсәгә шаккаткан?

Табиб-терапевт һәм телевидение алып баручысы Елена Малышева русиялеләрне сәламәтлек белән бәйле бер гамәлләре өчен тәнкыйтьләгән.  Беренче каналда барган “Жить здорово!” тапшыруы эфирында ул табиб билгеләмәсе булмыйча магний кабул итүне кыргыйлык һәм башка сыймаган хәл дип атады.

Студия кунакларыннан ул магнийлы БАД эчүчеләр бармы, дип сорады. Малышевага ике хатын-кыз шундый биологик актив өстәмәләр эчүләрен һәм  бу препаратларны үзаллы билгеләүләрен белдерде.

“Коточкыч, кешеләрнең үзләрендә экспериментлар кую кыргыйлык бит”, – дип хисләрен яшерә алмады табиб. Елена Малышева сүзләренчә, магнийның организм өчен кирәкле микъдарын  кеше күп азык-төлектән ала, мәсәлән, бәрәңгедән, карабодай,дөге ярмаларыннан, эремчек, сыр, яшел тәмләткечләр һәм ипидән.

Табиб күп кешедә бу микроэлементның дәрәҗәсе нормада булуын да өстәде. Магний дефициты бары тик дизентерия һәм холера кебек  каталулы чирләрдә генә барлыкка килә, диде ул.

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас