Табиб-офтальмолог Дмитрий Дементьев һәм табиб-гастроэнтеролог Екатерина Миронова күз авыруларының көтелмәгән сәбәбен атадылар. “О самом главном” тапшыруы эфирында белгечләр күрү проблемалары ашказаны-эчәк тракты авырулары аркасында килеп чыгарга мөмкин, дип белдерделәр.
"Эчәклек белән күзләр арасындагы үзара бәйләнеш беренче карашка сәер тоела, ләкин чынлыкта ашказанындагы хеликобактер пилори (ялкынсыну процессларын китереп чыгаручы бактерия) белән эчәклектәге дисбактериоз һәм күз авырулары арасында үзара бәйләнеш барлыгын раслаучы тикшеренүләр көннән-көн арта", – дип сөйләде Миронова.
Дементьев ашказаны-эчәклек системасы авырулары коры күз синдромына сәбәпче булырга мөмкин, дип билгеләде. Шулай ук, аның сүзләренчә, бу органнар төркеме белән проблемалар увеит авыруын – күзнең кан тамырлары тышчасының хроник ялкынсынуын – китереп чыгарырга мөмкин. Моннан тыш, хеликобактер пилори бактериясенә ия кешеләрнең глаукома белән авыру хәвефе бар.
Чыганак: lenta.ru