Сәламәтлек
9 Декабря 2025, 05:59

Телефонда утырып, үзебезне нинди проблемаларга дучар итәбез?

Хәзер берничә айлык балаларның да кулларында телефон...

Ясалма фәһем.Ясалма фәһем.
Фото:Ясалма фәһем.

Телефонда  утыру күзләрнең кылыйлануын,  ерактан начар күрүчәнлекне, коры күз синдромын һәм башка проблемаларны китереп чыгарырга мөмкин. Табиблар телефонның күзләргә булган зарары турында сөйләде.

Иң хәвефлесе – смартфонны ян-якка ятып куллану. Хәвефнең сәбәбе – ассиметрияле йөкләнештә. Бер күз якында гына фокусланырга мәҗбүр, икенчесе дә – я шулай ук, әмма икенче киренекелек белән, я телефонны бөтенләй киеренкелексез күзәтергә мөмкин. Бу күзнең кылыйлануын яисә бер күздә күрү сәләтенең начараюын китереп чыгарырга мөмкин. Аннары, аста калган күз мендәр белән кысылырга мөмкин, бу кан әйләнешен боза һәм күз эчендәге басымны күтәрә.

Пирогов университетының Клиник медицина институты офтальмология кафедрасы ассистенты Ангелина Казанцева сөйләвенчә, смартфон шулай ук күз мускулларының тотрыклы спазмын китереп чыгара, ул балаларда ерактан начар күрүчәнлек бәласенә әверелә, һәм күз кысу ешлыгының кискен кимүе аркасында хроник коры күз синдромын китереп чыгара.

Нәтиҗә: үзегезне саклагыз, югыйсә күзләрегезне вакытыннан алда картайтырсыз.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас