

Табиб-офтальмолог Дмитрий Дементьев һәм табиб-невролог, медицина фәннәре кандидаты Ольга Фурман күз яшьләрен тыюның хәвефле булуы турында сөйләделәр. “Россия 1” каналында “О самом главном” тапшыруы эфирында алар русиялеләрне елаудан оялмаска чакырды.
"Күз яшьләрен тыю күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Әгәр без күз яшьләребезне тыябыз икән, нәтиҗәдә нәрсә булырга мөмкин? Күз яше җитешсезлегендә коры күз синдромы барлыкка килә", – дип белдерде Дементьев.
Шулай ук, белгеч сүзләренчә, күз яшьләренең җитәрлек күләмдә булмавы күз кабаклары һәм күз хәрәкәте мускулларының спазмын китереп чыгарырга мөмкин. “Кеше үз-үзенә елауны тыярга тырышкан очракта, ул рефлектор рәвештә күз кабакларын кыса, һәм бу рефлектор кысу спазм китереп чыгарырга мөмкин", – дип аңлатты белгеч. Ахыр чиктә кешенең үз-үзенә елауны тыю челтәр катлау дистрофиясенә — челтәр катлау күзәнәкләре таркала торган патологик процесска – китерә, диде ул.
Фурман шуны да өстәде, күз яшьләрен тыйган кеше үзенең эмоцияләрен баса. Иртәме-соңмы бу паник һөҗүмнәргә, шулай ук борчулы һәм депрессив тайпылышларга китерергә мөмкин, дип кисәтте табиб.
Чыганак: lenta.ru