

Мәчеләр асрау шизофрения барлыкка килүнең югары хәвефе белән бәйле булуы факты Schizophrenia Bulletin журналында басылып чыккан. Бу факт 17 тикшеренү анализы нигезендә тәкъдим ителгән, дип хәбәр итә “Вечерняя Москва”.
Шизофрения белән авыруның югары хәвефен Toxoplasma gondii паразиты белән бәйлиләр, ул мәчеләрдән кешегә йогарга мөмкин. Тикшеренү күрсәтүенчә, 70 процентка якын песи асраучы токсоплазма паразитына ия булырга мөмкин. Мәчеләр аңсыз рәвештә хуҗаларның фикерләренә, хис-кичерешләренә һәм үз-үзләрен тотышына йогынты ясарга сәләтле, бу хайваннар психик тотрыксызлыкка һәвәс кешеләрдә нерв киренекелегенең потенциаль триггерлары булып чыгыш ясыйлар, дигән нәтиҗәгә килгән галимнәр.
Toxoplasma gondii кешегә песи нәҗесләре белән элемтә вакытында күчә. Зарарлануның төп ихтималы лотокны җыештырганда барлыкка килә, дип хәбәр итәләр тикшеренү авторлары. Паразит үзәк нерв системасына үтеп кереп, нейромедиаторларга йогынты ясарга сәләтле, моны кешенең үз-үзен тотышындагы үзгәрешләр һәм шизофрения белән авыру хәвефе арту белән бәйлиләр, дип белдерә тикшеренүчеләр.
Бу паразитны йоктыру ихтималын киметү өчен галимнәр даими рәвештә лотоктагы наполнительны алмаштырып торырга һәм хайваннарга бары тик консервланган яисә коры азыклар ашатырга киңәш итәләр.
Элегрәк үткәрелгән тикшеренүләр шулай ук балачакта мәчеләр белән элемтәләрне психик тайпылышлар хәвефе арту белән бәйләгән. Бу нәтиҗәләрне фәнни бергәлекнең бер өлеше кире кага, дип хәбәр итте басма.
Чыганак: life.ru