

Кардиолог, медицина фәннәре кандидаты Евгений Кокин йөрәк һәм кан тамырлары сәламәтлеген саклар өчен берничә киңәшне үтәргә кирәк, ди.
Иң элек табиб тәмәке тартуны ташларга һәм пассив тәмәке тартудан качарга киңәш итә, чөнки никотин кан тамырлары спазмын китереп чыгара, эндотелийны зарарлый һәм атеросклероз үсешен тизләтә. “Тәмәжникларда инфаркт хәвефе – өч тапкырга югарырак. Тәмәке тартудан баш тартканнан соң бер ел узгач, йөрәк-кан тамырлары авырулары хәвефе яртылаш кимүе билгеле”, – ди Кокин.
Белгеч сүзләренчә, кан тамырлары авыруларын профилактикалау өчен шулай ук кандагы холестерин, глюкоза һәм инсулин дәрәҗәсен күзәтү мөһим. Мәсәлән, шикәр диабеты эре һәм вак кан тамырларына да зарар китерә, дип аңлата Евгений Кокин.
Табибның тагын да бер киңәше – аякларның веналары торышын күзәтү. Варикоз ул косметик дефект түгел, ул – венада кан йөреше бозылуы билгесе, шуңа бу авыруның беренче билгеләре булганда кичекмәстән флебологка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Кан тамырлары сәламәтлеген кайгыртып торыр өчен Кокин кан басымы дәрәҗәсен контрольдә тотарга һәм аның 120/80 нормасыннан узып китүенә юл куймаска киңәш итте. Шулай ук даими рәвештә физик актив булу өстендә эшләү, сәламәт гәүдә авырлыгын тоту, тәүлегенә кимендә 7 сәгать йоклау һәм стресс белән идарә итү мөһим.
Чыганак: lenta.ru