

Баш миенең токсик калдыкларны чыгару өчен җавап биргән “дренаж каналлары” Альцгеймер авыруының тәүге билгеләре барлыкка килгән кешеләрдә еш кына тыгылган була. Наньян университеты тикшеренүчеләре шундый нәтиҗәгә килгән. Галимнәр мәгълүматларына ярашлы, киңәйтелгән периваскуляр бушлыклар деменциянең иң киң таралган төренең яңа маркеры булырга мөмкин. Тикшеренү Neurology журналында бастырылган.
Периваскуляр бушлыклар ул – баш мие кан тамырлары тирәсендәге урыннар, анда агулы аксымнар, шул исәптән бета-амилоид һәм тау, Альцгеймер авыруына хас булган токсик аксымнар җыела һәм чыгарыла. Чистарту системасы начар эшләгәндә, бу бушлыклар киңәя — һәм бу баш миенә ясаткан МРТ процедурасында яхшы күренә.
Тикшеренүдә когнитив тайпылышларсыз 350 һәм деменция алды стадиясе билгеләре белән 600дән артык кеше катнашкан.
Аларга ясаткан МРТ анализлары тайпылышлары булганнарда киңәйтелгән периваскуляр бушлыклар ешрак очравын күрсәткән.
Моннан тыш, галимнәр канда җиде биомаркерның дәрәҗәсен өйрәнгәннәр (шул исәптән бета-амилоид һәм тау-аксымнарын да). “Тыгылган каналлар” булу Альцгеймер авыруының дүрт биомаркеры белән бәйле булып чыккан — ягъни андый кешеләрдә амилоид бляшкалар, тау-буталчыклык (тау-спутанность) булу һәм нейроннар зарарлануы ихтимал.
Чыганак: health.mail.ru