

Табиб-диетолог, гастроэнтеролог Нурия Дианова картаю белән даруларга караганда яхшырак көрәшүче продуктны атады. “О самом главном” тапшыруы эфирында белгеч алмаларның шундый файдалы үзлеккә ия булуын белдерде.
"Алмаларда геронтологлар 28 компонент тапкан – бу геропротекторлар – безгә картаймаска ярдәм итүче матдәләр. Һәм бу гомумән барлык продуктлар [яшьлекне озайту буенча] арасында лидер. (...) Алма хәтта медицина препаратларын да узып китә", – дип сөйләде Дианова.
Диетолог шулай ук алманы мичтә пешереп һәм консервлап ашарга киңәш итә. Аның сүзләренчә, эшкәрткәннән соң да җиләк-җимеш картаюны акрынайта торган матдәләрне саклый.
Чыганак: lenta.ru