Сәламәтлек
18 ноябрь 2025, 08:20

Кардиолог йөрәк сәламәтлеген саклаучы ризыкларны атады

Синең рационында бу ризыклар бармы?

Калийга бай продуктлар йөрәк һәм кан тамырлары сәламәтлеген сакларга ярдәм итә ала, дип сөйләде “Поликлиника.ру" табиб-кардиологы Антон Вахляев. Ул шулай ук яшелчә, җиләк-җимеш һәм яшел тәмләткечләрне күбрәк кулланырга киңәш итте.

“Күп кенә яшелчә һәм җиләк-җимешләр калийга бик бай. Ул – барлык мускулларның да, йөрәкнең дә яхшы эшләве өчен мөһим микроэлемент, – ди табиб. – Шулай ук калийны аритмияне профилактикалау чарасы буларак кабул итү дә яхшы. Калийга бай продуктларга банан, болгар борычы, томат, виноград, күп кенә кипкән җиләк-җимешләрне кертергә була. Кайбер чикләвекләрдә, мәсәлән, фисташкаларда, калий күп”.

Кардиолог чикләвекләргә аеруча игътибар итәргә киңәш итте, анда шулай ук ПНЖК (полиненасыщенные жрные килоты) күп — алар антиоксидантлар кебек эшлиләр һәм турыдан-туры тромблар барлыкка килү белән көрәшергә ярдәм итәләр.

"Әмма идеаль универсаль диета һәм суперфуд юк. Бу маркетинг хәйләләре генә. Барлык диеталарны дәвалау һәм профилактик диеталарга бүлеп була. Аларда диета максатына карап файдалы һәм зарарлы үзлекләр исәпкә алынган. Бу яктан караганда, чүпрәне куллануны чикләү шулай ук йөрәк-кан тамырлары авыруларын турыдан-туры профилактикалау булып тора”, – дип билгеләп үтте Вахляев.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас