Сәламәтлек
17 Ноября 2025, 05:46

Табиб бавыр өчен файдалы ризыкларны атаган

Сәламәтлегебезгә игътибарлы булыйк. 

Табиб-диетолог, гепатолог Нурия Дианова бавыр авыруларында кайсыбер төр ризыклар аеруча файдалы икәнен белдерә. Бавырны тернәкләндерүче ризыкларны ул “Газета.Ru” басмасы белән әңгәмәсендә санап үткән.

Шундый файдалы ризыклрның берсе – майлылыгы 2дән алып 7 процентка кадәр булган эремчек, сәламәтләндерү нәтиҗәсенә ирешер өчен көненә бу ризыкны 50 граммнан да ким ашамаска киңәш ителә. Табиб сүзләре буенча, эремчек составында метионин аминокислотасы  бар, ул бавырда май күләме кимүенә булышлык итә.

Шушы ук аминокислота солыда да бар, шуңа иртәнге ашка овсянка, гранола яисә мюсли ашарга мөмкин. Боткага расторопша (шайтан таягы) орлыкларыннан урбеч салырга мөмкин, – дигән Нурия Дианова һәм расторопша составында силимарин матдәсе булын өстәгән, бу матдә үт чыгару юллары эшен яхшырта. Моннан тыш ул бавыр күзәнәкләрен саклрга ярдәм итә.

Бавыр авыруларында, шулай ук бавыр чирләрен профилактикалау өчен гөлҗимеш кайнаткан су һәм мичтә пешерелгән алма да файдалы булырга мөмкин. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас