Сәламәтлек
14 Ноября 2025, 05:55

Салкын һава торышы йөрәк өчен хәвеф тудыра

Бу хакта белә идегезме?

Йөрәк авырулы кешеләрдә тәүге салкыннарда “салкын стенокардиясе” (холодовая стенокардия) барлыкка килергә мөмкин, дип кисәтә кардиолог Сергей Васильев.

“Вечерняя Москва” белән әңгәмәсендә Васильев “салкын стенокардиясе”нең атеросклероз белән зарарланган кан тамырлары салкынга җавап итеп рефлекс буларак спазмлашу аркасында барлыкка килүе турында сөйләде. Моннан тыш, хәвеф якты көн кыскару, салкын җил һәм хәрәкәтләнүне кыенлыштырган кышкы кием аркасында арта.

Табиб сүзләре буенча,  бу проблема ешрак йөрәк ишемиясе авырулы кешеләрдә барлыкка килә. Салкында кинәт күкрәктә кискен авырту тойгысы сизгәннәргә Васильев мөмкин кадәр тизрәк җылы бинага кереп, табиб билгеләгән препаратларны эчәргә киңәш итә. Әгәр авырту тойгысы үтмәсә, медикларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Җылы, әмма җиңел һәм иркен кием, шарф яисә яулык белән капланган йөз, шулай ук тышта тәмәке тартудан баш тарту өянәкләр хәвефен киметергә ярдәм итәчәк, дип белдерә кардиолог.

Ул кышын позитив кәефне саклау мөһимлеген өстәде, чөнки елның бу мизгеленең дә уңай яклары бар.

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас