

Спортка иң битараф кешеләр – пенсионерлар икән. Бу аңлашыла да, яшь олыгайган саен, артык хәрәкәтләр ясау да авыррак бирелә бит. Өлкән буынны спортка җәлеп итү максатыннан төрле программалар тормышка ашвырыла. Русиянең пенсионерлар берлеге һәм Башкортстан буенча Русия пенсия фонды белән берлектә әби-бабайлар өчен төрле методик кулланмалар да әзерлиләр. Районыбызда ГТО фестивале дә даими узып тора.
ГТОны 6 яшьтән 70кә кадәр, 11 яшь категориясендә тапшырып була. Хатын-кызлар белән ир-атлар аерым нормативлар тапшыра. Яхшы тапшырганнар бронза, көмеш, алтын медальләргә лаек була.
Спорт белән дус булу, даими рәвештә физкультура эшләү, шулай итеп сәламәтлекне ныгыту – яшьләр өчен дә, өлкәннәр өчен дә бик яхшы гамәлләр.
Республика җитәкчелегенең мөһим юнәлешләренең берсе – 60 яшьтән гражданнарны физкультура белән шөгыльләнүгә җәлеп итү. Моның өчен ГТО нормативларын үтәгән өчен 10 мең сумлык сертификатлар бирелә. Бу акчалар спорт секцияләренә йөрергә мөмкинлек бирә. Сертификатлар өлкән яшьтәге кешеләргә бассейннарга, тренажер залларына һәм башка секцияләргә бушлай йөрергә мөмкинлек ача, физик активлыкны сакларга ярдәм итә.
Әлеге сертификатлар 12 ноябрьдә Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә җыелган районыбызның иң актив өлкәннәренә тапшырылды. Аларны муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова тапшырды.
Мондый сертификатларга ГТО (“Хезмәткә һәм оборонога әзер”) нормативларын тапшырган 35 өлкән райондашыбыз ия булды.
“Сәламәт яшәү рәвеше алып бару – үзе зур бәхет. Безнең яшьтә сәламәтлек – иң мөһиме. ГТО нормативларын тапшырып, мондый акчалата сертификатларга ия булу мөмкинлеге биргән республика җитәкчелегенә рәхмәт”, – ди гимназиянең физкультура укытучысы Рәис Гайнулла улы Әхмәтов.
Резеда Хөрмәтулла кызы Гыйләҗева да районда узган бер генә спорт чарасыннан да калмый. Ул район өлкәннәрен алар рәтенә кушылырга һәм сәлмәт тормышка чакыра.
Сүз уңаеннан, актив өлкәннәребез якын киләчәктә Кушнаренко авылына бассейнга барырга җыеналар. Аларга уңышшлар телибез!
Автор фотолары