

Русиядә С гепатитын диагностикалау өчен дөньяда беренче тиз тест уйлап чыгарганнар. Хәвефле инфекцияне ачыклауда бу алга китеш турында Роспотребнадзор хәбәр итте.
Роспотребнадзор белгечләре тарафыннан С гепатитын тиз диагностикалау өчен булдырылган бу тест инфекция барлыгын 25-30 минут эчендә билгели ала, гәрчә элек моңа сәгать ярым-ике сәгать таләп ителсә дә.
“С гепатитының мондый тиз һәм төгәл диагностикасы скрининг процедуралары, нәтиҗәле терапия билгеләү һәм эпидемиягә каршы чаралар күрү өчен авыруларны оператив ачыклау өчен мөһим әһәмияткә ия", – диләр бу ачыш турында күзәтчелек ведомствосында.
С гепатиты – йогышлы авыру, бу чир белән авырганда бавырның җитди зарарлануы, шул исәптән цирроз һәм яман шеш барлыкка килергә мөмкин. Чир кан аша күчә, иммунитеты какшаган кешеләр аңа аеруча бирешүчән була.
Чыганак: lenta.ru