Сәламәтлек
22 октябрь 2025, 05:13

Баланың үпкәсеннән тавык йомыркасы зурлыгында шешне алганнар

Башкалабыз Хирурглары  баланың үпкәсеннән  тавык йомыркасы зурлыгында шешне алганнар.

Баланың үпкәсеннән тавык йомыркасы зурлыгында шешне алганнарБаланың үпкәсеннән тавык йомыркасы зурлыгында шешне алганнар
Баланың үпкәсеннән тавык йомыркасы зурлыгында шешне алганнар

Мәскәүдәге Русия балалар клиник дәваханәсе табиблары зур шешне алып, Уфадан кечкенә кызны коткарган.

Кызның әти-әнисе муенында гадәти булмаган шеш сизгәннәр, тикшерү анда гаять зур шеш булуын күрсәткән.

Шеш күкрәк куышлыгын тулысынча тутырган, йөрәккә, үпкәләргә һәм кан тамырларына яный башлаган.

Операция уңышлы үткән: шешне, бернинди органнарга яки кан тамырларына зыян китермичә, тулысынча алганнар.

Шеш эчендә рак күзәнәкләре табылган, һәм кызга химиотерапия курслары билгеләнгән. Хәзер ул үзен яхшы хис итә һәм өйгә кайткан.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас