

Аның сүзләренә караганда, алар чирнең таралу күрсәткечләре буенча районнарның лидерлар рәтенә керә.
Хәзерге вакытта ВИЧ белән авыручы 295 кеше исәптә тора, һәм ел башыннан бирле инде 19 яңа очрак теркәлгән.
Соңгы еллар дәвамында районда 200гә якын кеше үлгән.
Очраклар саны буенча түбәндәге торак пунктлар алда бара: Әскәр (63), Елымбәт (15), Михайловка (12), Ташбулат (13). Гомумән, районда ВИЧ-авырусыз бер генә торак пункт та юк.
“1 декабрьдән ВИЧны профилактикалау айлыгын башлап җибәрәбез. Медикларның күчмә төркемнәре һәр авылда булачак. Тестны бушлай һәм аноним рәвештә тапшырырга мөмкин булачак", – дип хәбәр иткән Айрат Әминев.
Чыганак: АиФ