

SHOT мәгълүматлары буенча, Сейшель утрауларында ял иткәннән соң берничә турист чикунгунья вакытында күзәтелә торган симптомнарны сизгән. Аларның барсын да черкиләр тешләгән, әмма моңа берәү дә әһәмият бирмәгән.
Вирус йоктыручыларның буыннарында көчле сызлау башланган, тән температурасы 39-40 ° ка кадәр күтәрелгән, ныклы баш авыртуы барлыкка килгән.
Туристлар авыртуга ятып та торып булмый, дип уртаклашканнар. Русиялеләрнең берсенең черкиләр тешләгәннән соң аягы шешкән.
Ял итүчеләрнең симптомнары Русиягә кайткач беленә башлаган, алар медикларга мөрәҗәгать иткән.
Сейшел утрауларында элек чикунгунья йоктыруның бер генә рәсми очрагы да булмаган. Соңгы тапкыр бизгәк авыруы ачыкланган Мальдив утраулары арасы белән Сейшел утравы ераклыгы — 2200 км.
Чыганак:SHOT