

Шушы ук вакытта республикада 8 ФАП ачылды. Аларның эшенә видеоэлемтә режимында Башкортстан башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров старт бирде.
Көтеп алынган һәм әһәмиятле вакыйга "Сәламәтлек саклау" илкүләм проекты ярдәмендә мөмкин булды. Хәзер медицина ярдәмен алу, диспансеризация үтү, вакцинацияләү заманча таләпләргә җавап бирә торган якты, уңайлы шартларда узачак.
Кабинетлар кирәкле җиһазлар, шул исәптән ЭКГ аппараты һәм интернетка чыга торган компьютерлар белән җиһазландырылган. Биредә дистә еллар буе сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләгән тәҗрибәле фельдшерлар – Зәһинә Рәхимҗан кызы Зиннәтуллина һәм Ирина Петровна Михеева авыл халкын хезмәтләндерә. Алар яңа шартларда эшләү күңелле икәнен яшерми.
Әмма иң мөһиме – заманча медицина ярдәмен алырга мөмкинлекләре булган авыл халкының бәхетле йөзләрен күру.
Әйткәндәй, соңгы елларда районда 11 ФАП төзелде, шушы көннәрдә тагын бер ФАП ачылуы көтелә. “Республика җитәкчелегенә, сәламәтлек саклау министрлыгына авылда медицинаны үстерүгә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерәм”, – дип язып чыккан үзенең социаль челтәрләрендә район хакимияте башлыгы Реканс Ямалеев.
Фото чыганагы: район хакимияте башлыгының ВК социаль челтәре