Сәламәтлек
25 сентябрь 2025, 04:58

Русиялеләргә чирдән соң тернәкләнер өчен иң яхшы күнегүне атаганнар

Бәлки, сезгә дә бу күнегүне ясарга кирәктер?

Табиб-реабилитолог сергей Агапкин “Россия 1”  телеканалының “О самом главном” тапшыруы эфирында авырудан соң тернәкләнергә ярдәм итә торган күнегүне атаган.

“Бер бик яхшы күнегү бар.  Ул “японча утыру” (“японский присед”) дип атала”, – дигән Агапкин. Күнегүне үтәр өчен башта чүгәләргә, аннары тезләнергә, ахырда аяк очында басарга кирәк. Арытаба уң кулны сул ботка куярга да приседание күнегүен кабатларга кирәк.

“Чүгәләдек, тезләндек, торып бастык. Хәзер сул кулны уң ботка куябыз. Чүгәләдек, тезләндек, торып бастык. Аннары кулларны капма-каршы ботларга куябыз”, – дигән реабилитолог.

Агапкин сүзләренчә, “японча утыру”  чир аркасында көчсезләнгән мускулларны эшкә җигә. Моннан тыш бу күнегү нәтиҗәсендә баш мие активрак эшли башлый, дип сөйләгән табиб. 

Чыганак: lenta.ru

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас