Сәламәтлек
22 сентябрь 2025, 04:03

Русиядә гриппның иң югары ноктасы башлана

Русиядә грипп белән авыруның иң югары ноктасы башланану вакыты турында сөйләделәр

Русиядә гриппның иң югары ноктасы башланаРусиядә гриппның иң югары ноктасы башлана
Русиядә гриппның иң югары ноктасы башлана

Грипп һәм кискен тын юллары вирус инфекциясе (ОРВИ) белән авыручылар саны Русиядә декабрьдә арта башларга мөмкин. Бу хакта РИА Новости агентлыгына Русия Фәннәр академиясе академигы, Россия мәгариф академиясе президенты урынбасары Геннадий Онищенко хәбәр итте. Онищенко гриппның түбәндәгечә үсүен ачыклады: башта ике-өч атна дәвамында авыручылар саны арта, аннары дүрт атна чамасы — югары саннар тора, ә соңыннан кимү башлана. Әгәр төбәктә эпидемик күтәрелеш башланса, ул 7-9 атна дәвам итә, дип аңлатты белгеч. «Грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны арту, быел, мөгаен, декабрьдә башланачак, аннары — мәктәп каникулларыннан соң, чөнки әлегә без быел штамм составы буенча уртача эпидемия көтәбез», — дип сөйләде Онищенко . Чыганак: Татар информ Фото: интернет чыганакларыннан

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас