

Республикада узган тәүлектә коронавирус инфекциясе белән авыруның 82 очрагы ачыкланган. Бер атна элек, төбәк сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, инфекция йоктыручылар саны 51 тәшкил иткән.
Яңартылган мәгълүматларны хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә республиканың сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр итте. Аның сүзләренчә, төбәктә 93 пациент ковидтан стационар, 834 кеше амбулатор дәвалану ала. Дәвалау учреждениеләрендә буш койкалар фонды 32% тан артык тәшкил итә, дип өстәде Айрат Рәхмәтуллин. Исегезгә төшерәбез, 8 сентябрьдә Республиканың сәламәтлек саклау министры коронавирус белән авыруның 51 очрагы турында хәбәр иткән иде.
Чыганак: Башинформ