Сәламәтлек
11 сентябрь 2025, 14:10

Ракны җиңеп була

Башкортстанда табиблар 29 яшьлек ир-атка лейкозны җиңәргә ярдәм иткән

Ракны җиңеп булаРакны җиңеп була
Ракны җиңеп була

Республиканың сәламәтлек саклау министрлыгында сөйләүләренчә, ул терапевтка үзен атна дәвамында борчыган хәлсезлек, аякларындагы күгәрүләр һәм танавыннан кан китүләр белән мөрәҗәгать иткән. Тикшерү кандагы критик үзгәрешләрне – кискен промиелоцитар лейкозны күрсәткән. Бу авыру агрессив санала, ләкин вакытында дәваланганда аны җиңеп була.

Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсе табиблары  пациентка тиз арада химиотерапия үткәргәннәр. Аның беренче курсы ремиссияга китергән.  Ир-ат дүрт курс химиотерапия узып,  аннары ике ел дәвамында өстәмә терапия алган. Ул тулысынча дәваланып, өч елдан соң әти булган. Табиблар кисәтә, хәлсезлек, сәбәпсез күгәрү яки кан китү кебек симптомнар булганда, вакытында дәвалану өчен мөмкин кадәр тизрәк табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шулай ук даими рәвештә диспансеризация үтү мөһим.

Чыганак: Башинформ

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас