

Башкортстан гадәттәгечә РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының тематик атналарын уздыруга кушыла. 18 августтан 24 августка кадәрге атна алкогольдән баш тарту темасына багышланган.
Атналыкның төп тезислары:
Бүгенге көндә алкоголь куллану хезмәткә сәләтле халыкның үлү очракларының төп факторларыннан берсе булып тора. Экспертлар бәяләвенчә, алкоголь куллану белән бавыр циррозыннан 69%, кардиомиопатия һәм миокардиттан 61%, панкреатиттан 47% үлем очраклары бәйле.
- Күрелгән чаралар нәтиҗәсендә безнең илдә алкоголь куллану кими. Алкогольгә бәйлелек синдромы булган пациентлар саны, алкоголь психозларын да кертеп, шактый азайган.
- Алкогольнең хәвефсез дозалары юк. Алкоголь куллану һәрвакыт куркыныч белән яный. Кешегә теге яки бу төр алкоголь продукциясен кулланырга киңәш итәргә ярамый: хәвефсез градус – ноль.
РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан оештырылган бу атналыкның максаты – алкоголь куллануның онкология авырулары белән бәйләнеше турында халыкның хәбәрдарлыгын арттыру;
-Хәвефле алкоголь кулланучы пациентларга ярдәм күрсәтүнең заманча алымнары турында халыкның хәбәрдарлыгын арттыру;
-Гражданнарның сәламәт яшәү рәвеше мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итүчәнлеген арттыру.