Сәламәтлек
4 август 2025, 09:18

Русиядә яман шештән вакцина уйлап чыгарганнар

Моңа ничектер ышануы да читен кебек...

Регина Солтанова.Регина Солтанова.
Фото:Регина Солтанова.

Н.Ф.Гамалея исемендәге эпидемиология һәм микробиология милли тикшеренү үзәге (НИЦЭМ) директоры Александр Гинцбург хәбәр иткәнчә,  тиздән Русиядә пациентлар  яман шештән персональләштерелгән онковакцина белән дәвалана башлаячак.

Гинцбург белдергәнчә, Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы белән килештерелгән план нигезендә вакцинаны эксперименталь режимда меланома белән авыручылар төркеменә якындагы айларда кертәчәкләр. Моның белән Герцен исемендәге Мәскәү фәнни-тикшеренү Онкология институты һәм Блохин исемендәге Милли медицина онкология үзәге шөгыльләнәчәк.

Академик ассызыклаганча, Гамалея исемендәге үзәк вакциналарны бары тик җитештерә генә. Ул искәрткәнчә, препарат неоантигеннар нигезендә эшләнгән.

“Конкрет пациентның шәхси-генетик мәгълүматлары буенча булдырылган бу препаратның регуляторикасы барлык башка дару препаратларының регуляторикасыннан аны бары тик шушы авыруда гына куллану мөмкинлеге һәм башка беркемдә дә кулланырга ярамаганлыгы белән принципиаль рәвештә аерылып тора”, – дип белдергән Александр  Гинцбург.

Русиядә яман шешкә каршы вакцинасын сынау өчен катнашучыларны эзләү 2024 елның декабрендә башланды. Тикшеренүләр өчен канның онкологик авырулы  түгел, ә расланган саллы яман шешләре булган пациентларны эзләгәннәр. Шул ук вакытта аларның дәвалауның инде хупланган башка ысулларын да кулланып караган булуы шарт.

“Энтеромикс" – яман шешкә каршы мРНК-вакцина. Препаратны русиялеләр өчен бушлай ясарга җыеналар. 

Чыганак: lenta.ru

 

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас