

Бу хакта Радий Хәбиров БР Башлыгы каршындагы Сәламәтлек саклауны үстерү советы утырышында әйтте.
Ул Республика кардиология үзәгенең 10 июньдә Владимир Путин ачкан яңа хирургия корпусы мәйданчыгында узды.
Утырышта күтәрелгән көнүзәк сораулар йөрәк-кан тамырлары авыруларын диагностикалау булды.
Утырышны ачып, республика Башлыгы хирургия корпусын булдыру проектында катнашкан төзүчеләргә, медицина хезмәткәрләренә рәхмәтләрен җиткерде һәм дәүләт бүләкләре тапшырды.
“Илдәге катлаулы хәлләргә карамастан, без бу гаять масштаблы төзелешне төгәлләдек. Моны бары тик республика көчләре белән башкардык. Һәм дәүләт башлыгының безнең хезмәтне югары бәяләве горурлык хисе уята”, – диде Радий Хәбиров
Утырыш темасы турында сөйләгәндә, төбәк җитәкчесе патологияләрдән үлүчеләр саны кимүенең яхшы динамикасын билгеләп үтте.
“Йөрәк-кан тамырлары авырулары үлем очракларының төп сәбәбе булып кала, гәрчә соңгы 10 елда без аларны 22 процентка киметүгә ирешә алсак та. Шуңа кардиологик һәм кардиохирургик ярдәм үсеше – безнең өстенлекле юнәлеш, – диде Радий Хәбиров. – Биш ел эчендә “Сәламәтлек саклау” милли проектының “Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш” федераль проекты кысаларында без кардиологик ярдәмнең матди-техник базасын шактый ныгыттык. Иң заманча корылмалар белән җиһазландырылган 18 кан тамырлары үзәгеннән торган челтәр булдырдык, брлык район һәм шәһәрләребез халкын югары технологияле ярдәм белән тәэмин иттек. Моннан тыш, төбәктә 2 меңнән артык фельдшер-акушер пунктларын йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтү һәм дәвалауның бердәм системасына берләштердек. Бу система ярдәмендә фельдшерлар дистанцион рәвештә авыруларның кардиограммаларын йөрәк-кан тамырлары белән идарә итү үзәгенә тапшыра һәм телемедицина консультацияләрен исәпкә алып, халыкка оператив ярдәм күрсәтә ала”.
Радий Фәрит улы шулай ук “Актив һәм озын гомер” яңа милли проекты кысаларындагы төп бурычларны билгеләде, бу милли проектның төп максаты – 2030 елга гомер озынлыгын 78 яшькә кадәр җиткерү.
Чыганак: bashinform.ru