

Сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин үзенең социаль челтәрләрендә язуынча, ир-атны 21нче санлы дәваханәнең интенсив терапия һәм реанимация бүлегенә салганнар. Ул хәлсезлек, укшу, күп тапкырлар косу һәм һушын югалтуга зарланган. Моннан алда ул 8 сәгать дәвамында машина йөрткән. Соңрак машинаның двигательне суыту системасы төзек булмавы ачыкланган. Бу вакыт эчендә антифриз — этиленгликоль яки пропиленгликоль булган суыткыч сыеклык парга әйләнгән.
Ике көн дәвамында ир-ат реанимация һәм интенсив терапия бүлегендә булган, анда ул агуланудан махсуслаштырылган дәвалану узган. Аннары аны кискен агулануларны дәвалау өчен палатага күчергәннәр.
Агуланган водительнең хатыны аның белән бергә шул ук автомобильдә барган, ул да медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. Аңарда да шундый ук билгеләре булган.
"Ир белән хатын 8 көн хастаханәдә яттылар. Бавыр ферментлары дәрәҗәсе кимегәннән соң, интоксикация билгеләре азайганнан соң һәм хәлләре яхшырганнан соң, алар табиб-терапевт күзәтүе астына алынды”, — дип хәбәр итте министр үзенең социаль челтәрләрендә.
Айрат Рәхмәтуллин сүзләренчә, антифриз белән агулану очраклары еш теркәлә. Кайберәүләр аны алкогольсез газлы эчемлекләр белән бутый һәм ялгыш эчә. Шулай ук машина йөрткәндә дә антифриз парлары белән агулану ихтималы бар.
Чыганак: bashinform.ru