Сәламәтлек
3 июль 2025, 08:44

Баш табиб үзе җавап бирәчәк

Баш табиблар белән телекүпер эшли башлый.

Баш табиб үзе җавап бирәчәкБаш табиб үзе җавап бирәчәк
Баш табиб үзе җавап бирәчәк

Хәзер Башкортстан халкы баш табибның үзенә турыдан-туры сорау бирә алачак. Чөнки республика дәваханәләренең баш табиблары белән телекүпер эшли башлый.

Медицина округларның үзәк дәваханәләре һәм республика хастаханәләре табиблары туры эфирларны ике атна саен үткәрәчәк. Анда төбәк халкы иң актуаль сорауларга җавап ала һәм медицина учреждениеләренең эшен яхшырту өчен тәкъдимнәрен калдыра алачак, диләр Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Телекүперләр уздыру датасы һәм вакыты дәваханәләрнең социаль челтәрләрдә бастырылачак.

Бу инициатива медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын күтәрүгә һәм халык белән медицина оешмалары арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуга юнәлтелә.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас