

Башкортстанда 2024 елда малярия йоктыруның ике очрагы ачыкланган, дип күренә төбәк буенча Роспотребнадзор отчетында. Бу зарарланган черки тешләвеннән йога торган куркыныч инфекция.
Күзәтчелек ведомствосы мәгълүматлары буенча, кешеләр бу чирне ике очракта да илдән читтә, Африкада йоктырганнар. Шул ук вакытта 2023 елда малярия белән авыручылар ачыкланмаган, ә 2022 елда өч очрак теркәлгән.
Шулай итеп, 2024 елда Башкортстанда малярия белән авыручылар саны Русия буенча 2,4 тапкырга һәм Идел буе федераль округы буенча 1,6 тапкырга кимрәк булып чыкты.
Чыганак: bashinform.ru