

Гастрит һәм бавыр циррозыннан җәфаланучыларга куас эчүдән баш тартырга киңәш итәләр. Бу хакта Роспотребнадзор белгечләре сөйләгән.
"Квасның сыйфаты җитештерүченең намуслылыгына бәйле, ул әзерләү технологиясен төгәл үтәргә тиеш", – дип ассызыклаган экспертлар.
Белгечләр сүзләренчә, эчемлек матдәләр алмашын яхшырта һәм ашкайнату, йөрәк-кан тамырлары системалар эшчәнлегенә булыша. Кваста 100 граммга нибары 270 калория. Моннан тыш, углекислота ризыкны эшкәртүне яхшырта.
Белгечләр составында ясалма һәм табигый ароматизаторлар, синтетик һәм органик булмаган буяулар, балландыргычлар һәм консервантлар булган квасны эчмәскә киңәш итә.
Чыганак: lenta.ru