Сәламәтлек
2 июнь 2025, 07:16

Озак еллар дәвамында ябыгу файдалымы, әллә?

Хәзер дүрт-биш ай эчендә тиз генә ябыгу  модага кереп бара. 

Озак еллар дәвамында ябыгу файдалымы, әллә?Озак еллар дәвамында ябыгу файдалымы, әллә?
Озак еллар дәвамында ябыгу файдалымы, әллә?

Озак вакыт дәвамында  гәүдә авырлыгын киметү хроник авырулар хәвефен азайтып кына  калмый, гомерне дә озайтырга мөмкин. Мондый нәтиҗәгә Хельсинки университеты галимнәре килгән, алар бүгенге көндә бу темага иң масштаблы тикшеренү нәтиҗәләрен бастырганнар. Эш JAMA Network Open журналында басылып чыккан.

Тикшеренү 12дән 35 елга кадәр дәвам иткән һәм 30 яшьтән 50 яшькә кадәрге 23 меңнән артык кешене колачлаган. Катнашучыларның гәүдә авырлыкларын даими рәвештә үлчәп торганнар, шулай ук сәламәтлек күрсәткечләрен, яшәү рәвешен һәм хроник авырулар булуын теркәп барганнар. Урта яшьтә  гәүдә авырлыгын киметә алганнарга аерым игътибар биргәннәр.

Урта яшьтә тән массасының уртача 6,5 процентын югалту барлык сәбәпләрдән дә үлем куркынычын сизелерлек киметә булып чыккан. Инфаркт, инсульт, яман шеш һәм хроник үпкә авырулары ихтималы аеруча кими. Шул ук вакытта дарулар да, хирургия процедуралары да кулланылмаган — катнашучылар бары тик туклану һәм физик активлык үзгәрү хисабына ябыккан.

Авторлар нәтиҗәнең тотрыклылыгы төп фактор булып тора дип ассызыклый. Эпизодик диеталар һәм ара-тирә ябыгу озак еллар дәвамында нормаль гәүдә массасын бер дәрәҗәдә  тоту кебек үк нәтиҗәләр бирми.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас