

Түбән Новгород өлкәсендә табибларга абортлардан баш тарткан хатын-кызлар өчен өстәмә акча түләргә теләгәннәр. Карар проектын Русия төбәгенең Сәламәтлек саклау министрлыгы эшләгән, дип яза “Коммерсант”.
Сүз акушер-гинекологларга һәм психологларга түләүләр турында бара, алар йөклелекне өзәргә теләүче Русия хатын-кызлары белән консультацияләр үткәрә. Документтан күренгәнчә, әгәр хатынз-кыз баласын саклап калырга карар кылса һәм йөклелек срогы 28 атнага җитсә, табибка 20 мең сум, ә психологка 10 мең сум түләргә планлаштыралар. Бу максатларга акчаны өлкә бюджетыннан бүлеп бирергә ниятлиләр. Карар проектында түләүләрнең хезмәт өчен түләүгә кермәве һәм уртача хезмәт хакын билгеләгәндә исәпкә алынмаячагы язылган.
Хәзер төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгының бу тәкъдиме коррупциягә каршы экспертиза уза. Проект буенча фикер алышулар 4 июньдә тәмамланырга тиеш.
Чыганак: lenta.ru