Сәламәтлек
21 Май 2025, 10:01

Йорт мәчеләреннән кешегә йога торган инфекцияләр турында беләсезме?

Йорт песие кешене урамга кия торган аяк киеменә ияреп кергән инфекция белән зарарларга мөмкин. Бу хакта Дәүләт мәгариф университетының медицина факультетының терапия кафедрасы профессоры  Станислав Ионов белдергән. Хайваннардан хуҗаларына күчә торган авырулар турында ул “Лента"ру басмасына сөйләгән.

Терапевт йорт мәчесеннән кеше токсоплазмоз йоктырырга мөмкин, ди. Хайванның үзенә ул чир тотып ашаган кимерүчеләрдән, юылмаган яшелчәләр яки үләннәрдән, урамда яки дачада пычранган туфрактан, аяк киеме табаннарында кеше ияртеп кайткан пычрак аша йога дип аңлата ул.

"Кешедә токсоплазмоз симптомнарсыз диярлек уза, бары тик лимфа төеннәренең зураюы гына сагаерга кирәк дигәнне аңлата. Токсоплазмоз йөкле хатын-кызлар өчен аеруча куркыныч, чөнки ул яралгының баш миен зарарлый һәм аның акыл зәгыйфьлеген китереп чыгара”, –  дип сөйли Ионов.

Табиб шулай ук йорт хайваннары төрле гельминтлар йоктырырга мөмкин, алар исәбенә токсокарлар, аскаридалар һәм башка суалчаннар керә, дип искәртә. Ул гельминтозларның авырулар кискенләшүенә, эчәклек системасы эшчәнлегендә бозылуга (косу, диарея, аппетит кимү), нервлар ярсучанлыгы һәм йокы начараюга, аллергия тибындагы реакцияләргә — тәнгә тимгелләр чыгу, тын кысылуы, ютәлләүгә – сәбәпче булырга мөмкин дип сөйләде.

“Кешенең эшкә сәләте кими. Аскаридоз һәм токсокарозда тапшырган кан анализы эозинофиллар дәрәҗәсе күтәрелүен күрсәтә. Гельминтозга шик булганда дәвалау билгеләргә кирәк”,  – дип аңлаткан белгеч. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас