Сәламәтлек
11 Май 2025, 12:42

Мәскәүдә каен чәчәк атудан җәфаланалар

Ә сездә поллиноз күзәтелмиме?

Мәскәүдә каен серкәсе концентрациясе нормадан 1000 тапкырга артып киткән.  Поллинозга (Поллиноз – үсемлекләр серкәләнгәндә барлыкка килә торган сезонлы аллергик авыру) дучар кешеләр өчен аномаль һәм хәвефле күрсәткечләр турында табиб аллерголог-иммунолог “Говорит Москва” радиостанциясенә биргән әңгәмәсендә сөйләгән.

Белгеч сүзләренчә, быелгы сезон аллергиядән дәваланып өлгермәгәннәр  өчен җитди өзлегүләр белән уза. Моннан тыш, моңа кадәр агачлар чәчәк атуга реакция күзәтмәгәннәр арасында беренчел пациентлар  саны арткан.

Логина шуны да ассызыклаган, каен серкәсе тән тиресенә һәм лайлалы тышчаларга ябышу үзлеге белән аеруча хәвефле.

Шуңадыр да, Мәскәү халкы массакүләм рәвештә аллергиядән дарулар сатып ала башлаган – бу препаратларга ихтыяҗ былтыргы ел белән чагыштырганда 50 процентка арткан.

Популяр препаратлар 2024 елның язы белән чагыштырганда 5-10 процентка арткан, бу мәскәүлеләрне даруларның аналогларын эзләргә мәҗбүр итә.

Чыганак: lenta.ru

Мәскәүдә каен чәчәк атудан җәфаланалар
Мәскәүдә каен чәчәк атудан җәфаланалар
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас