Сәламәтлек
11 Май 2025, 16:26

Бу билгеләр талпан энцефалитын йоктыруны аңлата

Игътибарлы булыгыз!

Бу билгеләр талпан энцефалитын йоктыруны аңлатаБу билгеләр талпан энцефалитын йоктыруны аңлата
Бу билгеләр талпан энцефалитын йоктыруны аңлата

Талпаннар активлыгы туфрак 5-7 градуска кадәр җылынгач башлана. Бу бөҗәкләрнең тешләве май-июнь айларының җылы кояшлы көннәрендә теркәлә. Талпаннар активлыгының икенче иң югары ноктасы август ахыры-сентябрь башына туры килә. Республика шартларында иң еш очраган һәм хәвефле инфекцияләр – талпан энцефалиты һәм талпан боррелиозы (Лайм авыруы).

Башкала мэриясендә талпан энцефалитының тәүге билгеләре турында искә төшерделәр. Бу өшү, тән температурасының тиз 38-39° градуска кадәр күтәрелүе; көчле баш авырту; тән авырту, хәлсезлек, укшу; бит һәм күзләрнең кызаруы; чирләүнең 3-5 көненнән алып нерв системасына зыян килү билгеләрен  – көзән җыерулар, саташу, хәрәкәтләрнең бозылуы, аяк-кулларның хәлсезлеге – күрергә мөмкин.

Кайчакта талпан кадалган урын бераз кызара, соңрак кызарган урын  диаметрда дистәләрчә сантиметрга кадәр зурая һәм кара янган урынга урынга охшап тора. Бу талпан боррелиозын йоктыруны аңлата. Югарыда язылган билгеләр белән беррәттән кеше үзендә грипптагыча хәлсезлек күзәтә, йөз нервысының парезы, радикулит яисә эре кан тамырларының ялкынсынуы барлыкка килүе ихтимал.

Югарыда язылган билгеләр теркәлгәндә кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас