Башкортстанда кызамык белән авыру очрагы ачыкланган. Вирус Октябрьский шәһәрендә 10 яшьлек балада язгы каникуллар вакытында ачыкланган, дип хәбәр иттеләр 1нче санлы шәһәр хастаханәсендә.
Укучыга вакытында ярдәм күрсәтелгән. Ул хастаханәгә озатылган һәм Туймазы үзәк район хастаханәсенең клиник-диагностик йогышлы авырулар үзәгендә дәвалана.
Медицина учреждениесе табиб-эпидемиологы Нелли Мөхәммәтова сүзләренчә, кызамык – озак инкубация чоры булган йогышлы авыру, беренче 72 сәгатьтә контакт учакларында барлык кирәкле эпидемиягә каршы чаралар үткәрелгән.
“Вирус таралу территориясе киңәйде, өстәмә белем бирү учреждениесендә ашыгыч вакцинацияне дәвам итәбез”, — дип хәбәр итте медик.
Исегезгә төшерәбез, кызамыктан саклануның бердәнбер ысулы – кызамыкка каршы тере вакцина белән прививка ясау. 2004 елдан республика территориясендә өлкән яшьтәге халыкка планлы иммунизацияләү үткәрелә.
Кызамыкка каршы вакцинация 12 айдан мәҗбүри санала. Ревакцинацияне 6 яшьтә, 15 яшьтән 17 яшькә кадәр һәм 22 яшьтән 29 яшькә кадәр ясыйлар. Бу тотрыклы иммунитет формалаштырырга мөмкинлек бирә.
Чыганак: bashinform.ru