Бүген чыккан хәбәргә карата Сәламәтлек саклау министрлыгы аңлатма биргән.
Социаль челтәрләрдә "антирабик вакцина булмау турында дөрес булмаган мәгълүмат актив таратыла", бу уңайдан төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгы шундый рәсми мәгълүматны җиткерде.
Ведомствода ассызыклауларынча, республикада котыру авыруын профилактикалау өчен 5 дозалы препарат бар, бу 2025 елның 8 апрелендә кайтачак яңа поставкага кадәр иммун профилактикасын тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Башкортстанга тагын 12 600 доза киләчәк, бу беренче яртыеллыкка ихтыяҗны тулысынча каплаячак. Вакцина “Башфармация”суыткычларында саклана. Медицина учреждениесенә ул сорау буенча китерелә.
Чыганак: "Честно говоря" Телеграм-каналы.