Сәламәтлек
31 март 2025, 05:40

Кәүсәле күзәнәкләр инъекциясе параличлы ир-атны аякка бастырган

Бу уколларның могҗизалы тәэсире турында күп язалар иде...

SHOT Telegram-каналы.SHOT Telegram-каналы.
Фото:SHOT Telegram-каналы. 

Токиода Кэйо университеты галимнәре медицинада революцион алга китеш турында белдерәләр.  Тулысынча параличланган кешегә кәүсәле күзәнәкләр белән бер уколдан соң басып тору һәм йөрү сәләте кайткан.  

Тикшеренүдә 60 яшьтән өлкәнрәк 4 ир-ат катнашкан. Аларның барысы да операция алдыннан ким дигәндә 14-28 көн элек  җитди җәрәхәтләр алган. Арка миенә инъекцияләрне ир-атларга 2022 елның башында ясаганнар. Нинди дә булса кире җитди нәтиҗәләр ачыкланмаган. Һәм менә әле ларның берсе инде йөрергә өйрәнә. Икенче ир-ат аяк-кулларында шактый активлыкны торгызган. Болар 50 процент уңыш турында сөйләргә мөмкинлек бирә.

Профессор Хидэюки Окано җитәкчелегендәге галимнәр индуцированный iPS-күзәнәкләр  (русча “индуцированные плюрипотентные стволовые клетки” – Авт.)кулланганнар — бу “яңадан программалаштырыла” торган  һәм теләсә нинди типтагы тукымаларга әверелергә сәләтле күзәнәкләр. Бу очракта аларны нерв күзәнәкләренә әйләндергәннәр.

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас