Сәламәтлек
26 март 2025, 07:04

"Ветрянка" җитди өзлегүләргә китерергә мөмкин

Ә бит ата-аналар җил чәчәген балаларына махсус йоктыра...

Җил чәчәге авыруы гингивит, стоматит, эренле паротит, конъюнктивит, кератит, отит, сепсис, үпкә ялкынсынуы, гломерулонефрит, энцефалит, миелит, нефрит, миокардит, Рейе синдромы, артрит һәм ларингит кебек чирләргә китерергә мөмкин. Шуңа күрә балалар табибы-инфекционист,  республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең бүлек мөдире Альмира Марышева ата-аналардан балаларына махсус рәвештә җил чәчәген йоктырмауны сораган.

“Еш кына, әлбәттә, коллективтагы балалар, балалар бакчасындагылар чирли. Әмма бүгенге көндә сабые  чирләсен дә башкача бу авыруга әйләнеп кайтмасын дип балаларына махсус рәвештә  бу җил чәчәге вирусын йоктырырга теләүче ата-аналар бар. Җил чәчәге – хәвефсез авыру түгел, кайчагында аны бик авыр кичерәләр, ул җитли өзлегүләргә китерергә мөмкин", - дип табиб.  

Башка чрләрдәгечә җил чәчәгенең сезонлылыгы бар. Чирне йоктыру очракларының артуын көзен һәм язын күзәтәләр. Профилактиканың нәтиҗәсе ысулы – вакцинация. Әмма “ветрянка”дан вакцинация  профилактик прививкалар милли календарена керми, шуңа аны түләүле генә ясатып була.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас