Сәламәтлек
21 март 2025, 10:00

Иренегез чабыртса, сак булыгыз!

Герпес вирусы баш миенә үтеп керергә мөмкин, ди.

Чикагодагы Иллинойс университеты галимнәре ачыклаганча, гади герпес вирусы (ВПГ) организмның саклагыч барьерларын урап узарга һәм борын куышлыгы аша баш миенә үтеп керергә сәләтле. Тычканнарда үткәрелгән тәҗрибәләр күрсәтүенчә, герпесның шулай йогуы нерв күзәнәкләренең ялкынсынуына, борчылуга, хәтернең начараюына һәм координациянең кимүенә китерә. Тикшеренү нәтиҗәләре mBio (фәнни журнал) да бастырылган.

Гадәттә гади герпес вирусы (ВПГ) тәнгә чабыртулар чыгудан гыйбарәт, әмма сирәк очракларда ул үзәк нерв системасын зарарлый. Тикшеренүчеләр вирус күз яше аша борын куышлыгына кереп, аннан баш миенә үтеп керә ала, дип фаразлый. Анда ул HPSE ферментын активлаштыра, ә ул, үз чиратында ялкынсынуга китерә һәм нейроннарны зарарлый. Бу фермент сүндерелгән тычканнарда ялкынсыну көчсезрәк булган, ә когнитив функцияләре  (баш миенең когнитив функцияләре – тышкы мәгълүматны аңлау, танып белү, өйрәнү, кабул итү һәм эшкәртү (истә калдыру, тапшыру, куллану) сәләте) начарланмаган.

Элегрәк галимнәр Альцгеймер авырулы пациентларның баш миендә герпес вирусы ДНКсын тапкан, ә озак вакытлы тикшеренүләр күрсәткәнчә, гади герпес вирусы (ВПГ) белән авыручылар деменциядән  ике тапкыр ешрак интегәләр. Яңа мәгълүматлар герпес когнитив  функцияләрнең бозылу очракларының бәяләнмәгән факторы булырга мөмкин, ә HPSE блокировкасы — баш миен саклауның потенциаль ысулы булырга мөмкин, дип раслый. 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас