Сәламәтлек
16 февраль 2025, 20:32

Иртән ботка ашыйсызмы?

Нинди боткаларга өстенлек бирәсез, тиз яисә озак пешкәненәме?

Һәркөнне иртән күпләребез ботка пешерә, бу ризык туклыклы һәм, безнең әниләр ышандырганча, бик файдалы. Бу чынлап та шулаймы? Безнең организмга ботка нигә кирәк?

Барлык ярмаларны акрын углеводларга, ягъни организм өчен "ягулыкның" мөһим ролен үтәүче полисахаридларга кертәләр. Боткалар озак вакытка ачыгу тойгысын баса, шул ук вакытта артык калориялелеккә ия түгел һәм эчәклекнең перистальтикасын яхшырта.

Ярма, хлопья һәм пакетлы боткалар: аермасы нәрсәдә?

Ярмалар - ул бөтен, бүлгәләнгән яки прессланган бөртек. Ярмалардан пешерелгән боткалар үзләренең туклыклы матдәләрен: A һәм B төркеме витаминнарын, тимер, цинк, магний, антиоксидант һәм файдалы майларны югалтмыйлар. Уңай ягы - тиз туену, ә минусы - озак әзерләнү. Хлопья бөртекләрне юка "коймакларга" изү юлы белән башкарыла. Алар дымны тиз сеңдерәләр, шуңа күрә әзерлек процессы кими. Хлопья җитештерүнең мәҗбүри этапларыннан берсе - киптерү. Булачак ботканың консистенциясе нәкъ менә шуңа бәйле: мәсәлән, артыгы белән киптерелгән хлопья таралып торган итеп пешми, һәм инде ботка бер дә тәмле килеп чыкмый. Хлопья эчендә ярмаларга караганда клетчатка азрак. Витаминнар һәм минераллар эшкәртү процессында шулай ук иң тотрыклыларыннан тыш - В, Е, цинк, магний, фосфор һәм марганец төркеме витаминнарыннан тыш - югалалар. Пакеттагы порцион боткалар - бик вак фракцияләргә кадәр вакланган шул ук хлопья. Аларда клетчатка тагын да азрак, аның каравы, шикәр һәм тәмне көчәйтүче өстәмәләр нормадан югарырак. Моменталь боткаларны куллану сәфәрләрдә уңайлы, әмма алар белән көн саен туклану - бер дә файдага түгел.

Ярмаларны ничек дөрес пешерергә?

Пешерү алдыннан ярманы юыгыз, боткага тузан һәм башка чүп-чар эләкмәсен өчен. Искәрмә: манный, кукуруз һәм арпа ярмасы, кус-кус, булгур һәм "Геркулес" ярмасы. Белгечләр бу ярмаларны юмасаң да ярый, ди. Шешәдә сатылган яки фильтрланган су кулланыгыз, чөнки кран суында хлор яки металл булып, ул ботка тәменә чыгарга мөмкин. Уңайлы савыт сайлагыз, иң яхшысы тышы һәм төбе калын кәстрүл - анда ботка ярмаланып пешәр. Карабодай, перловка һәм башка ярмаларны кайнап торган суга яки сөткә салып, акрын утта пешерегез. Пешерү вакытын кыскартырга кирәк булса, ярманы алдан суда җебетегез. Ботканың пешү вакыты кимрәк булган саен, продуктта файдалы матдәләр дә күбрәк кала. Майны боткага нәкъ пешергәндә кушыгыз, якынча 1 чәй калагы. Ул каты суны йомшартачак һәм бөртекләрнең артык изелүенә һәм үзара ябышуына комачаулаячак. Кушымчалар белән экспериментлар ясагыз. Мәсәлән, перловка май һәм каймак белән яхшы бара, карабодайның тәме вакланган пешкән йомырка һәм кыздырылган суган кушып баетылачак, тары боткасына кабак туры килә. Гөмбәләр, сыр, нечкә итеп вакланган петрушка һәм сельдерей, имбир - тозлы боткалар тәмен яхшыртуның яхшы ысулы. Ә җиләкләр, кипкән җимешләр татлы боткаларга туры килә.

Ничә грамм?

Ярмаларның нормасы нинди, иртән күпме ботка ашарга кирәк? Әлбәттә, күп нәрсә ашаучының сәламәтлегенә, яшенә һәм авырлыгына бәйле. Диетологлар балаларга 150 г әзер ботка ашарга киңәш итәләр, өлкәннәргә- 200-250 г. Ярма пешкәндә гадәттә өч тапкыр бүртә, ягъни 60 г карабодай, перловка яки дөгедән сез якынча 180 г әзер ботка алырсыз. 

Чыганак:  tea ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас