Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
27 октябрь , 09:00

Махмырдан котылу өчен иң нәтиҗәле нәрсә?

Иртәнге яхшы аш, беконлы зур йомырка тәбәсе, борычлы томат суты яки чыжылдап торган дару. Һәркемнең, мөгаен, махмыр белән көрәшүнең үз ысулы бардыр.

Махмырдан котылу өчен иң нәтиҗәле нәрсә?
Махмырдан котылу өчен иң нәтиҗәле нәрсә?

Хьюстондагы (АКШ, Техас штаты) ике университет психологлары махмырдан аларның булачак хезмәттәшләренә – бакалавриат студентларына нәрсә ярдәм иткәнен карарга карар кылдылар һәм көтелмәгән нәтиҗәләр биргән тикшеренү уздырдылар. Махмырдан котылырга спорт күнегүләре ярдәм итә икән бит. Моның сере нәрсәдә соң?

Нәтиҗә аеруча актив спорт белән шөгыльләнгәннәр өчен сизелгән. Мәсәлән, даими йөгерү. Һәм менә алар организмы алкогольне уңышлырак эшкәрткән булуы ачыкланган.

Барлыгы тикшеренү 1676 бакалавриат студентын үз эченә алган, алар соңгы өч айда бер тапкыр булса да махмырдан интеккән. Барлык катнашучылар да онлайн-сораштырулар үткән. Аларда үзләренең алкоголь эчү гадәтләрен, физик активлык дәрәҗәсен, шулай ук махмыр симптомнарының ешлыгын һәм авырлыгын бәяләгәннәр.

Инкяр итеп булмый, яхшы ысулдыр. Тик менә махмыр белән җәфаланганда спорт белән шөгыльләнү, йөгерү ай-һай авыр булыр шул халыкка... Хәмер белән мавыкмау гына күпкә хәерлерәк тә бит!

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: drive2.ru

Махмырдан котылу өчен иң нәтиҗәле нәрсә?
Махмырдан котылу өчен иң нәтиҗәле нәрсә?
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: