Шәмнәр яну нәтиҗәсендә сәламәтлек өчен зарарлы матдәләр кеше сулышына үтеп керергә мөмкин икән.
Күңелсез хәлләргә, мәсәлән баш авыртуга дучар булмас өчен түбәндәгеләрне истә тотыгыз:
Шәмне сүндергәннән соң, һичшиксез, бүлмәне җилләтергә кирәк! Шулай ук шәмнәр ясалган материалларны да күз салыгыз. Еш кына алар парафинлы була -бу иң арзан вариант. Әгәр дә сез үзегезнең сәламәтлегегез турында кайгыртасыз икән, стеарин шәмнәренә игътибар итегез. Аларны хайван маеннан ясыйлар. Мондый шәмнәр яхшы яналар һәм һавага зарарлы матдәләрне азрак бүлеп чыгаралар. Иң куркынычсыз вариант -пальма, соя яки кокос балавызыннан шәмнәр. Аларның бердәнбер минусы - югары бәягә төшә.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: "Дарья" журналы сайты.